Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җәмәгать Пулаты юрист Магнитский үлемен тикшермәкче


Русиянең Җәмәгать Пулаты Hermitage Capital инвестиция вакыфы белән хөкүмәт арасындагы низагъта мөһим шаһит булган вакыф юристы Сергей Магнитскийның тикшерү изоляторында үлүе сәбәпләрен ачыкларга тели.

Бу турыда Җәмәгать пулаты әгъзасы, Җәза карарларын үтәү федераль хезмәтенең җәмәгать шурасы рәисәсе Мария Каннабих белдерде.

Салым җинаятьләре кылуда гаепләнүче Магнитский 16 ноябрьдә төрмә хастаханәсендә вафат булган.

Рәсмиләр әйтүенчә, аның үлеменә йөрәк өянәге сәбәпче.

Элегрәк Магнитский Hermitage Capital вәкилләренә тикшерү изоляторында үзенә тиешле медицина ярдаме күрсәтелмәвен әйткән булган.
XS
SM
MD
LG