Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйрак парламенты сайлау канунын шимбәдә караячак


Гыйрак парламенты илнең сайлау канунын бу шимбәдә яңадан караячак.

Вице-президент Тарик әл-Хәшими илдәге мәсһәбара бәрелешләрдән качып киткәннәргә парламентта күбрәк урын бирергә кирәк дип канун өлгесен чәршәмбе көнне кире каккан иде.

Атнакич Федераль югары мәхкамә Хәшиминең бу ветосы нигезсез дип аны гамәлдән чыгарды.

Гыйвар аена билгеләнгән парламент сайлавы язмышы әлеге канунга бәйле.
XS
SM
MD
LG