Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омскида “Мәхәббәт” концерты узды


“Мәхәббәт” халык ансамбле
“Мәхәббәт” халык ансамбле

Омски татарлары бу көннәрдә Колосов район үзәгеннән килгән “Мәхәббәт” халык ансамбле һәм Петербурда яшәп иҗат итүче Альберт Әсәдуллин концертларын карадылар.

Омскиның Шәһәр татар милли-мәдәни мохтарияте өлкәнең авыл-районнарында эшләүче татар коллективларының эшчәнлеге хакында хәбәрдар булып, алар белән һәрдаим бәйләнештә тора.

Мохтарият каршында эшләүче “Умырзая” татар-башкорт халык ансамбле өлкәнең күп кенә татар авылларына барып, концерт-очрашуларлар оештыра. Шул ук вакытта авыл-районнарда эшләүче үзешчән сәнгать коллективларына өлкә үзәгендә яшәүче татарлар алдында чыгышлар ясарга мөмкинлек тудыра.

Шулай, бу көннәрдә генә Колосов район үзәгендә эшләүче “Мәхәббәт” халык ансамбле концерт белән Омскига килеп китте. 1998 елда оешкан бу коллектив район күләмендә уңышлы гына эшләп килә, 2003 елдан бирле “халык” исемен йөртә. Гомумән, “Мәхәббәт” ансамбле биредә яшәүче бер мең татарны берләштереп, райондагы Тускимә, Күгәтау, Мясники дигән татар авылларына татар сүзен, татар җырын җиткереп, бәйрәмнәр, төрле чаралар оештырып торучы бердәнбер үзешчән сәнгать коллективы.

Залдагы тамашачы

Ансамбльнең җитәкчесе Колосов район мәдәният йорты хезмәткәре Гөлсем Әмирова. Коллективка йөрүчеләр арасында төрле һөнәр ияләре: табиб, укытучы, мәдәният хезмәткәрләре бар, ди Гөлсем ханым. “Мәхәббәт” шулай ук яшь ягыннан да төрле булулары белән аерылып тора – иң яшенә 9 яшь булса, олылары инде пенсиядә.

“Мәхәббәт” концертларын алып баручы Әлфия Тляуф, коллективка 4 ел йөрим, шул арада ансамбльнең үсеше сизелә, алга барабыз, үсәбез, ди.

Коллективның өлкә үзәгендә куелган концертына килгәндә, ул шәһәрнең “Кызыл Гвардия” мәдәният сараенда барды. Программада яңа җырлар күп яңгырады, милли темага шигырь юллары укылды. Омски тамашачысы концертны җылы кабул итте, сәхнәгә чыккан артистларны көчле алкышлар белән каршы алды.

Тамашачылар: “Бик яраттык, тавышлары матур, җырлары яхшы, шундый концертлар күбрәк булсын иде”, дип, үзешчән артистларның башкару осталыкларын билгеләде, рәхмәтләрен әйтте.

Альберт Әсәдуллин

Альберт Әсәдуллин татарларны сөендерде

Атна башында Омски тамашачысы өчен тагын бер очрашу булды – шәһәрнең мәһабәт Драма театры бинасында Татарстанның халык, Русиянең атказанган артисты Альберт Әсәдуллин концерты узды.

Тамашачылар арасында татарлар шактый күп булды ахры – җырчы саф татар телендә үзенең тормышыннан бер зур булмаган эпизод сөйләп күрсәткәч, зал көчле алкышларга күмелде. Аннан соң Альберт Әсәдуллин Әкрам Даутовның “Әниемә хат” җырын һәм “Нигә яна йөрәгем” дигән халык җырын башкарып, шулай ук көчле алкышлар яулады.
XS
SM
MD
LG