Согуд Гарәбстанында сирәк була торган каты яңгырдан су басу нәтиҗәсендә кимендә 48 кеше һәлак булды.
Кызыл диңгез ярындагы Җиддә урамнарын су басты.
Коткаручыларның су баскан җирләрдән 900-ләп кешене чыгарганлыгы хәбәр ителә.
Су басу мөселманнарның Хаҗ йоласы башланган вакытка туры килде. Корбаннар арасында Хаҗга баручылар булмаса да, Җиддә-Мәккә машина юлы ябылу сәбәпле, оештыру эшләренә зыян килгән.