Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Невский экспресс" казасында һәлак булган кешеләр танылды


Тверьдә поезд казасы аркасында һәлак булган кешеләрнең мәетләрен тану чарасы үтте. Мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, хастаханәдә 24 кешене туганнары танып алган. Шулай ук саклау урынынжа билгесез кешеләрнең гәүдә өлешләренең калуы турында хәбәр ителә.

Соңгы мәгълүматларга караганда, поезд казага очраган җирдә 25 кеше һәлак булган, 26 кеше – хәбәрсез югалган.

"Невский экспресс" поездында зыян күргән 80 артык кеше арасында чит ил ватандашлары да булган. Ул көнне Италия, Белгия, Украина, Азәрбайҗан һәм Беларустан барлыгы 6 юлчы сәяхәт иткән.

Каза сәбәпләрен тикшерү дәвам итә. Федераль иминлек хезмәте хәбәр иткәнчә каза 7 кг тротил күәтендәге кулдан ясалган бомбаның шартлавы аркасында килеп чыккан. Шикләнелүче кешеләрнең якынча фото рәсемнәре ясалган.

Каза булган җирдә поездлар хәрәкәте торгызылган.
XS
SM
MD
LG