Accessibility links

Пакстан Әфганстандагы сугышчыларның Пакстанга күчүеннән курка


АКШ президенты Барак Обаманың Әфганстанга өстәмә 30 мең хәрби җибәрү турындагы чыгышыннан соң Исламабад, яңа әфган стратегиясе Пакстанга яман тәэсир итмәсен өчен, Вашингтонны Исламабад белән тыгыз хезмәттәшлек итәргә чакырды.

Пакстан рәсмиләре, Әфганстанга өстәмә АКШ хәрбиләре килгәннән соң, сугышчылар чик аша Пакстанга күчәргә мөмкин дип борчыла.

Ул арада НАТО генераль секретаре Андерс Фог Расмуссен НАТО әгъзаларының һәм аның беректәшләренең дә Әфганстандагы хәрбиләр санын арттырачагын белдерде.

"Мин НАТОның һәм безнең партнерларыбызның шактый күбрәк өлеш кертә алуын әйтә алам. 2010 елда бу эштә катнашучы АКШтан кала башка илләр кимендә 5 мең һәм бәлки тагын берничә меңгә күбрәк өстәмә хәрби җибәрәчәк”, - диде Расмуссен.

Әфганстанда хәзер АКШның 70 мең хәрбиеннән кала 40-тан артык илнең 42 меңләп хәрбие бар.

Талибан киңкүләм мәгълумат чараларына Обаманың Әфганстанга өстәмә хәрбиләр җибәрү планы төркемнең тәвәкәллеген көчәйтә генә дип белдерде.
XS
SM
MD
LG