Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстандагы беректәшләр өстәмә 7 мең хәрби җибәрә


НАТО генераль-секретаре Андерс Фог Расмуссен Әфганстандагы чараларда катнашучы 25-ләп ил Талибанга каршы сугыш өчен өстәмә 7 мең хәрби җибәрә, алга таба тагын да күбрәк хәрби булачак диде.

Брюссельдә НАТО илләре тышкы эшләр министрлары белән очрашудан соң Расмуссен өстәмә көчләрнең Әфганстанга 2010 елда киләчәген дә белдерде.

“Кимендә 25 ил киләсе елда анда өстәмә көчләр җибәрәчәк. Алар 7 меңләп хәрби вәгъдә итте. Алга таба тагын да булачак. Өстәмә АКШ хәрбиләрен дә исәпкә алганда, киләсе елда Әфганстандагы халыкара көчләр кимендә 37 меңгә артачак”, - диде Расмуссен.

Аңа кадәр исә Расмуссен беректәшләрне өстәмә көчләр мәсьәне тиз генә чишә алмаячак дип озак сугышка әзер булырга чакырды.
XS
SM
MD
LG