Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа Берлеге Татарстан мәхкәмә системасын тикшермәкче


Русиядә мәхкәмә карарларының нәтиҗәлелеген арттыру проектында катнашу өчен Татарстан, Чуашстан, Калуга өлкәсе сайлап алынган. Программаны Русия президенты идарәсенең дәүләт-хокук идарәсе ярдәме белән Европа Берлеге үткәргән бәйгедә җиңгән GTZ дигән алман ширкәте алып барачак. Европа Берлеге бу проектка 3 миллион евро бүлеп биргән.

Мәхкәмә системасының нәтиҗәлелеген тикшерә торган шушы программага Мәскәүдә 8 декабрь көнне Русия- Германия йортында старт бирелде.

Германия вәкилләре мәхкәмә эшләрен карау вакыты, мәхкәмә карарларын үтәү оешмасының эшчәнлеген карап, теләк-тәкъдимнәрен әйтәчәк. Бу хакта Европа Берлегенең Русиядәге вәкиле башлыгы Майкл Уэбб хәбәр итте, дип яза “Коммерсант” газетасы.
XS
SM
MD
LG