Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пермьдәге янгында үлгән кешеләр саны 125 җитте


Пермь хастаханәсендә бүген тагын бер кеше үлде. 27 яшьлек кызның вафаты белән янгында үлүчеләр саны 125 җитте.

Пермь өлкәсе хөкүмәте шушы фаҗига аркасында вазыйфадан китү карарын кабул итте. Хөкүмәт тикшерү эшләре тәмамлангач оешачак, дип хәбәр ителде. Әмма түрәләр эшләрен вазыйфаларны башкаручы статусында дәвам итәчәк.

Губернатор Олег Чиркунов фаҗига сәбәпләрен тикшерүдә җирле халыктан ярдәм сорады. Өлкә башлыгы бик күп кешенең үлеменә бинаны канунсыз рәвештә үзгәртеп кору китергән, дип саный. Шуңа күрә янгыннан качу юллары ябылган булган, дип әйтә губернатор.
XS
SM
MD
LG