Accessibility links

Кайнар хәбәр

Карзаи яңа хөкүмәт намзәтләрен тәкъдим итте


Әфганстан президенты Хәмит Карзаи яңа хөкүмәт намзәтләрен парламентка тәкъдим итте. Карзаи тәкъдим иткән яңа кабинетта саклану, эчке эшләр һәм икътисад министрлары белән бергә, гомум алганда мөһим министрлыклар алыштрылмаган.

Шулай да элекке тышлы эшләр министры Рангин Спанта яңа кабинетта урын алмый.

20 августта үткән президент сайлавында яңадан сайланган Хәмит Карзаигә каршы басымнар дәвам итә. Сайлау вакытында хәрәмләшү очраклары булуы ачыкланган иде. Карзаи хөкүмәтенә каршы булган ришвәтчелек гаепләүләре көнбатыш илләрендә Карзаигә каршы ризасызлык уята. Карзаинең тәкъдим иткән 23 намзәтнен вазифага керешүе өчен башта аларның парламент тарафыннан раслануы шарт.
XS
SM
MD
LG