Accessibility links

Кайнар хәбәр

Климат үзгәреше белән көрәштә яңа карарлар кабул ителде


Берләшкән милләтләр генераль секретаре Бан Ки Мун, Копенһагенда узган климат җыенында АКШ яклавында ирешелгән карарларның барлык таләпләргә тулысынча җавап бирә алмаячагын, шулай да башлангыч өчен яхшы бер адым булуын әйтте.

Копенһагенда кабул ителгән карар буенча глобаль җылынуны 2 дәрәҗәдә калдыру һәм ярлы илләргә бу хакта ярдәм итүне максат куя.

Икътисади яктан алдынгы илләр, климат үзгәреше белән көрәштә ярлы илләргә 2020 елгача 100 миллиард доллар акча бүлеп бирергә тиеш. Ләкин әлеге карарларны үтәүдә илләргә кануни яктан бурык йөкләнмәде.

Килешү буенча һәрбер ил климат үзгәрешенә каршы алынган чараларны үзе теркәп барачак һәм 2 елда бер тапкыр БМОга бу хакта хисап тапшырырга тиеш була. Бу эш шулай ук кайсыбер халыкара оешмалар тарафыннан да тикшереләчәк.

Карарлар бигрәк тә тәрәккый иткән илләрнең каршылык күрсәтүе сәбәпле озын вакыт кабул ителә алмады.
XS
SM
MD
LG