Accessibility links

Xакимиятне тәнкыйтьләгән Иран дини башлыгы Аятулла Мөнтәзири вафат


Иранда Әхмәдиниҗат хакимиятен тәнкыйтьләгән, оппозициядәге тәэсире көчле булган дини башлыклардан Аятулла Хөсәен Мөнтәзири 87 яшендә вафат булды. Иранның ИРНА хәбәр агентлыгы дини башлыкның кичә Кум шәһәрендәге өендә кич белән йокыда вафат булуын белдерде.

Мөнтәзири 1979нчы ел булган Ислам инкыйлабың төзүчеләрдән иде. Илнең рухи башлыгы итеп ул сайланырга тиеш иде. Ләкин соңыннан Хомәнейнең вафатына якын чыккан фикер аермалыклары сәбәпле дини башлык вазифасына Хамәнәи китерелде.

Ислам инкыйлабынын фикер башлыкларыннан булган Мөнтәзири соңгы вакытта Әхмәдиниҗат хакимиятенә каты тәнкыйть белдереп, хөкүмәтне ислам исеме астында көч куллануда гаепләде.

Иран рәсми мәгълүмать чаралары, Аятулла Мөнтәзиринең җаназасының дүшәмбе көн укылачагын белдерде.
XS
SM
MD
LG