Accessibility links

Кайнар хәбәр

Талибанның полиция бинасына булган һөҗүменнән соң 3 сугышчы үтерелгән


Әфган иминлек көчләре мәгълүматларына караганда, илнең көнчыгышындагы бер полиция бинасына булган талибан һөҗүменнән соң башланган чараларда 3 сугышчы үтерелгән.

Гардез вилаяте башлыгы Роһулла Самун, шәһәрдәге сугышчыларның үтерелү хәбәрен раслады. Вилаять башлыгы мәгълүматына караганда, сугышчылар шартлаткыч һәм автомат кораллар ташыган.

Кичә полиция бинасына булган һөҗүмдә талибан тарафы 25 полиция хезмәткәренең үтерелүен, әфган көчләре белән сугышның дәвам итүен белдерә.
XS
SM
MD
LG