Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гашура алдыннан Гыйракта шартлауларда 13 кеше һәлак булды


Гыйрак рәсмиләре әйтүенчә, Һилла шәһәрендә бомба шартлатулар нәтиҗәсендә кимендә 13 кеше һәлак булган, 70-ләп кеше яраланган.

Полиция әйтүенчә, Багъдадтан йөзләп чакрымдагы Бабил виләяте башкаласы Һиллада беренче шартлау җирле вакыт белән сәгать икедә булган.

Полиция фаҗига урынына килгәндә, 15 минуттан икенче бомба шартлаган.

27 декабрьдә Кербала шәһәренә Гашура йоласына дистәләрчә мең шыгый гыйраклы җыела.
XS
SM
MD
LG