Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оппозиция: бәрелешләрдә 4 кеше үлде


Тәһранда Иран полициясе белән хөкүмәткә каршы яңа протест чаралары оештырырга теләгән оппозиция вәкилләре бәрелешендә 4 кеше үлгән. Бу хакта Иран оппозициясенең интернет сәхифәләре хәбәр итә.

Мәгълүматларга күрә, 3 кеше полициянең ут ачу нәтиҗәсендә үлә, шунда ук 2 кеше яралана. Ә тагын бер кеше каты кыйналганнан соң җан бирә, - дип хәбәр итте “Азатлык”ка Иран хокук яклаучылары.

Кешеләрнең үлемен раслаучы башка мәгълүматлар юк. Иранда чит ил мәгълумат чараларына протест җыеннарын яктырту тыелу сәбәпле бу бәрелешләр турындагы хәбәрләрне бәйсез чыганаклардан раслау мөмкин түгел.

Билгеле булганча, шимбә көнне Иран полициясе шыгыйларның Гашура бәйрәме уңаеннан хөкүмәткә каршы яңа протест чаралары оештырырга теләгән оппозиция вәкилләре белән бәрелеште. Шаһитләр әйтүенчә, иминлек көчләре Тәһранда демонстрациячеләргә күпләп җыелу мөмкинлеге бирмәгән.
XS
SM
MD
LG