Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җәмәгать комиссиясе Магнитский үлемендә түрәләрне гаепли


Иректән мәхрүм итү урыннарында кеше хокуклары торышын күзәтүче җәмәгать комиссиясе хокукчы Сергей Магнитскийның үлеме прокуратура хезмәткәрләре, вакытлыча тоткарлау изоляторының җитәкчеләре һәм табипларның җаваплыгында, дигән нәтиҗә чыгарды.
Хисапта СИЗО да түзеп булмаслык шартлар тудырылган, Магнитскийга рухи һәм физик басым ясалган, ялган мәгълүмат бирдертер өчен аны медицина ярдәменнән мәхрүм иткәннәр, диелә.

Хокукчы Магнитскийның үлеменә бәйле кешеләр җавап бирергә тиеш, дип белдерә Җәмәгать комиссиясе вәкилләре.

Hermitage Capital инвестиция ширкәте хокукчысы Сергей Магнитский, вакытлыча тоткарлау үзәгендә үлгән иде. Рәсми чыганаклар ул йөрәк авыруыннан вафат булды, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG