Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда беренче кеше мәхкәмә алды килешү кысаларында хөкем ителде


Татарстанда элекке милиционерга хөкем карары чыгарылды. Ул заказ белән эшмәкәрне кеше үтерүдә гаепләнде. Аңа чагыштырмача йомшак җәза бирелде, чөнки республиканың криминалистика тарихында беренче тапкыр мәхкәмә алды килешү төзелде, диде Югары мәхкәмәнең сүзчесе.
Килешү кысаларында гаепләнүче тикшерүчеләргә ярдәм итә, башка җинаятьчеләр турында мәгълүмат бирә. Әгәр ул биргән мәгълүмат файдалы булса, прокурор җәзасы йомшартырга ризалашырга мөмкин.

Шулай итеп, мәхкәмә бөтен сәбәпләрне искә алып, үтерүчегә 9 еллык төрмә җәзасын биргән. Элекке милиционер Хәкимов үзенең хезмәттәше Габбасова белән бергә 400 мең сумга эшмәкәр Низамовны үтерергә ризалашкан. Аны бу хакта таныш хөкемдар Ислам Галиуллин сораган булган.

Эшмәкәр Низамовны юк итәргә аның партнеры Гимадиев заказ биргән булган, ди тикшерүчеләр.

Милиционерлар эшмәкәр Низамовны Совет районындагы милиция бүлегенә алып килгән һәм үтергән булган, дип хәбәр ителә. Соңыннан мәетне машинага салып киткән һәм Казан читендә күмеп куйган.

Заказ бирүче тоткарланган, хөкемдар Галиуллинга гаепләү белдерелмәгән, ди мәхкәмә сүзчесе.
XS
SM
MD
LG