Accessibility links

Кайнар хәбәр

Беларус атом станциясен корырга җыена


Беларус президенты Александр Лукашенко илнең атом станциясен төзергә җыенуы турында белдерде. Бу Беларуснең Русия һәм Европа Берлегеннән энергиягә бәйлелекне киметәчәк, дип саный ул.

Ил энергияне яхшы бәядән үзе эшләп чыгарырга тели, диде Лукашенко.

Атом станциясе Польша белән чиктә Островецта төзелергә тиеш. Беларус президенты, корылышны башлау турында рәсми карарлар якын киләчәктә кабул ителәчәк, дип ышандырды.
XS
SM
MD
LG