Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Беларус һәм Европага нефть җибәрүне гарантияли


Русия Беларус һәм Европага нефть җибәрү җаваплылыгын, гамәлдәге килешү нигезендә, тулысынча гарантияли. Бу хакта Русия хөкүмәтенең матбугат үзәге хәбәр итә.

Алдагы көнне Мәскәүдәге сөйләшүләр вакытында Беларус вәкиллеге нефтьне салымсыз итү турындагы килешүгә ирешә алмады. Шул сәбәпле, бүгеннән Русия Минскига җибәреләчәк нефть өчен таможня түләүләрен тулы күләмдә ала башлый.

Беларус вәкиллеге аларга Мәскәүдә “басым” ясалуын һәм шул сәбәпле, сөйләшүләрне ташлап китәргә мәҗбүр булуларын белдерә.

Русия хөкүмәте Беларус белән 31 гыйнварга яңа килешү имзаларга исәпли. Аның нигезендә, эчке куллануга нигезләнгән нефть салымсыз булачак, ә Европага дигәненә экспорт салымнары каралган.
XS
SM
MD
LG