Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытайда соңгы 50 елда иң күп кар яуды


Кытай соңгы 50 елда күрелгән иң көчле кар шартлары белән көрәшә. Башкала Пекин һәм аңа күрше Тианҗин шәһәрендә башлангыч һәм урта мәктәпләр бүген ябылды.

Җитәкчеләр, 2003 елда булган кизү куркынычыннан бирле беренче мәртәбә укуның туктатылуын белдерә. Тинаҗин шәһәрендә һава аланы һәм олы юллар ябылды.

Башкала Пекинда исә начар һава шартлары сәбәпле очышлар аксый. Пекинда шимбә көнне башлап дүшәмбе иртәсенә кадәр дәвам иткән карның, 1951 елдан бирле яуган иң көчле кар булуы белдерелә. Һава җылылыгы исә 8 дәрәҗә кимеп, -16га төшәр дип күзәтелә.

Кытай башлыгы Вен Җибау, көчле кар яуган җирләрдә транспорт, җитештерү һәм базар тәртибен бозмаска әмер бирде.
XS
SM
MD
LG