Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Дакар 2010”ның җиденче иң авыр өлешендә Владимир Чагин җитәкчелегендәге төркем беренче килеп җитте


"КамАЗ-Мастер" командасының тагын бер спортчысы Фирдәүс Кабиров машинасы 25 минутка соңарып икенче булып килде.

641 чакрым араны "КамАЗ-Мастер"ның Илгизәр Мәрдиев җитәкчелегендәге 3нче төркем башта Кәбиров белән узышып барган булса, махсус җирнең 257нче чакрымында ватылып 1,5 сәгать вакытын бушка уздырды.

Барлыгы спортчылар үтәсе юл 15 өлешкә буленгән. Ял көннәреннән соң алар кабат узышларга чыгачак.

"Дакар 2010" машина узышлары 2 гыйнварга каршы төндә Буэнос-Айреста башланды. Машиналар Аргентина һәм Чили юлларында узыша.
XS
SM
MD
LG