Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бүгеннән Русиядә яңа төр җәза кертелә


Сүз ирекне чикләү җәзасы турында бара.

Бу документны Дума һәм Федерация Шурасы декабрь аенда кабул итте. Аннары яңа төр җәза кертү турында канун өлгесен Русия президенты Дмитрий Медведев имзалады.

Бүгеннән мәхкәмә гаепләнүче кешенең иреген чикли алачак. Ягъни яшәү, уку урынын үзгәртү, билгеле бер урынга килергә рөхсәт итмәү кебек җәза бирелә ала. Шулай ук мәхкәмә карары белән гаепләнүче кешегә бурычларны үтәү йөкләнергә мөмкин.

Ирекне чикләү җәзасы ике айдан алып 4 елга кадәр бирелә ала.
XS
SM
MD
LG