Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нигериядә төркемнәр арасында булган бәрелештә 200дән артык кеше үлде


Кеше хокуклары күзләү оешмасы (Human Rights Watch) Нигериянең Жос шәһәрендә мөселманнар белән христианнар арасында 3 көн дәвам иткән каршылыгы вакытында 200дән артык кеше үлүен хәбәр итте.

Шәһәрдә урамга чыгу тыелды, иминлек чаралары арттырылды. Якшәмбе көнне башлаган каршылык сәбәпле меңләгән кеше шәһәрне ташлап китте.

Шәһәрдә күп санда өй, чиркәү һәм мәчет яндырылды. Иминлек көчләре 60 кешене тоткарлады.

Христиан һәм мөселман криминаль яшьләр төркемнәре арасында башлаган бәрелешләр шәһәрнең читенә тарала башлавы белдерелә.

Нигериядә төркемнәр арасында бәрелешләр моннан элек тә булып алган иде. 2008 елдагы бәрелешләрдә 200 кеше, ә 2001 елда мең кеше һәлак булды.

Бәрелешләрнең сәбәбе дин һәм мәзхәбара низаг итеп күрсәтелсә дә, каршылыкның төп сәбәбе хәерчелек дип исәпләнә.

Якынча 155 миллион кеше яшәгән Нигериядә мөселманнар белән христианнар саны бер-берсенә тиң диярлек.
XS
SM
MD
LG