Accessibility links

Мисырга очучы юлчылар Казан һава аланында утыра


“Комсомольская правда” язуынча Казан вакыты белән 4.45-тә очарга тиеш булган Боинг-737гә барлыгы 175 юлчы теркәлү узып очкычка утырган булган. Очкыч кабынмау сәбәпле, сәгать 6-ларда юлчыларны аннан кире чыгарганнар.

Балалары булганнарга кунакханә тәкъдим ителгән. Калган юлчылар һава аланының көтү залында утыра. Алар бик салкын булуга зарлана.

Юлчылар Мисырга якын вакытта Мәскәү яки Оренбурдан килеп җитәргә тиешле очкычта очачак. Алар ватык Боинг-737-та очудан баш тарта.
XS
SM
MD
LG