Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан президенты Шәймиев журналистлар белән очрашты


Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев бүген Казан Кирмәнендә Татарстан, Русия һәм чит ил мәгълүмат чаралары хәбәрчеләре белән очрашты. Ул анда үзенең яңа мөддәткә президент булып расланырга теләмәвенең сәбәпләрен аңлатты.

Шимбә көнне булган матбугат очрашуында Шәймиев хакимияттә озаграк утырырга мәҗбүр булуын танып, яшь буын җитәкчеләргә юл бирергә кирәклеге хакында әйтте. Миңтимер Шәймиев, 25 яшеннән үк хакимият структурасында кешеләр белән идарә итә.

Миңтимер Шәймиев журналистларга, узган атнада Дәүләт думасы рәсие Б. Грызлов игълан иткән тәкъдимнәрне хупламавын һәм аларның тормышка ашмаячагын әйтте. Русия дәүләт шурасы утырышы алдыннан, журналистларга Миңтимер Шәймиев “татарстаннар моңа ризалашмаячак” дип белдергән. Кискен рәвештә ярлы төбәкләрне күршеләренә кушу һәм башлык атамаларын алыштыру хәзергә булмас, дип саный Минтимер Шәймиев.

Бу тәкъдимнәрне күтәргән “Бердәм Русия” фиркасенең сәяси шурасында федерализмны яклап көрәш алып бару турындагы сорауга, Шәймиев тискәре җавап бирде. “Сәяси шурада калмыйм, гади фирка әгъзасы булуым мөмкин, анысын да уйларга кирәк”, диде Татарстан президенты.

Миңтимер Шәймиев журналистлар белән бергә, мөстәкыйльлек өчен көрәш елларын, республика өчен хәтәр һәм җаваплы вакыйгаларны искә алды. Ул Татарстан үткән юл һәм тупланган тәҗрибә уңышлы дип саный. Башкарып чыгарга өлгермәгән эшләр турында сорауга җавап биреп, Миңтимер Шәймиев, күптеллеккә ирешү, туган телне, шул исәптән урыс һәм татар телләрен яхшы итеп өйрәнү, халыкара телләрне укыту әле җитәрлек дәрәҗәдә булмавын таныды.
XS
SM
MD
LG