Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бин Ладен Детройт һөҗүмендә җаваплылыкны үз өстенә алды


әл-Каидә башлыгы Усама бин Ладен католикларның раштуа бәйрәме көне Амстердамнан АКШның Детройт шәһәренә барган очкычка юнәлдерелгән һөҗүмне үз өстенә алды. Әлеге вакыйгада нигерияле 23 яшьлек Фаррух исемле ир-ат очкычны шартлатырга теләгән ләкин моны башкара алмаган иде.

Бу хакта әл-Җәзирә ТВ каналында яңгыраган, Бин Ладенненке дип исәпләнгән аудио язмада мәгълүм булды.

Аудио язмада Ладен, Израилне яклауны дәвам иткән очракта АКШга яңа һөҗүмнәр оештырылачагы турында кисәтә. Ладен, "әгәр сезгә теләгебезне сүз белән җиткерү мөмкин булса иде, очкыч аша җибәрмәс идек", дип әйтә.
XS
SM
MD
LG