Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милләтара нәфрәт аркасында һөҗүмнәр саны кимегән


“Сова” хокук яклау оешмасы башлыгы урынбасары Галина Кожевникова, үткән ел белән чагыштырганда милләтара нәфрәт аркасында һөҗүмнәр саны бер ярым тапкырга кимеде, дип белдерде. Әмма шул ук вакытта, бу сан бик югары булып кала, диде ул.

Хокук яклау оешмасы хисабында әйтелгәнчә, 2009 елда Русиядә милләтара нәфрәт аркасында 70 кеше һәлак булды, 330 кеше яраланды.

Көч куллануны кимү сәбәпләре арасында, “Сова” вәкиле, такырбашлар, үтә милләтчеләр белән көрәш чараларын атады. Шулай ук, Кожевникова фикеренчә, экстремист төркемнәр террор, ут төртү кебек һөҗүмнәргә күчкән булырга мөмкин.
XS
SM
MD
LG