Accessibility links

Кайнар хәбәр

Талибан БМО вәкиле белән сөйләшүләр үткәргәнлеген кире кага


Талибан хәрәкәте үз вәкилләренең БМОның Әфганстандагы вәкиле Каем Эйде белән очрашканлыгы турындагы хәбәрне кире кага.

Талибан вәкилләренең бу айда Дубайда Эйде белән очрашуы турында кайбер көнбатыш киңкүләм мәгълумат чараларында чыккан хәбәрне Талибан җитәкчелеге буш һәм нигезсез имеш-мимеш дип атады.

Эйде да бу турыда бернинди рәсми белдерү ясамады.

Кайберәүләр АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтонның көнбатыш дипломатлары Талибан вәкилләре турында күбрәк мәгълумәт алырга тели дигән сүзләрен андый очрашу мөмкинлеген күрсәтүче ишарә дип бәяли.
XS
SM
MD
LG