Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һаитидa балалар урлаучылар кулга алынды


Һаити премьер-министры 10 американ миссионeрының бала урлавына кискен каршылык белдерде. Ил җитәкчесе бала урлау хәбәрләре зилзиләдән соң башланган ярдәм итү чараларына игътибарны киметә дип зарланды.


Премьер Жан-Макс Беллерив, илне урап алган афәттән 200 меңнән артык кешенең һәлак булуын, 1 миллионнан артык кешенең әле халыкара ярдәмнәргә мохтаҗ булуын әйтте.

"Миссионерларның бала урлавы игътибарны читкә юнәлдерде. Дөнья 1 миллион кешене онытып, 10 миссионер турында сөйли башлады", дип борчылу белдерде премьер.


Зилзиләдән соң Һаитидa 33 баланы урлап, читкә алып китәргә җыенган 10 американ миссионеры кулга алынды. Алар кеше урлауда гаепләнә.

XS
SM
MD
LG