Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинада 100% тавыш саналган


Үзәк сайлау комиссиясе барлык сайлау урыннарыннан алынган беркәтмә саннарын эшкәртте. Соңгы мәгълүматларга караганда, икенче тур президент сайлауларында Төбәкләр фиркасы башлыгы Виктор Янукович премьер-министр Юлия Тимошенкодан 3,5 % күбркә тавыш җыйган.

Януковичка 48,95% тавыш бирелгән булса, Тимошенко 45,47 % тавыш казанган. “Бөтенесенә каршы” намзәтен 4,36% кеше сайлаган.

Элегрәк Янукович CCN каналына биргән әңгәмәдә Тимошенконы җиңелүен танырга чакырган иде.
Тимошенко тарафларлары, ул сайлау нәтиҗәләрен мәхкәмәгә бирергә җыена, дип белдереп килә.
XS
SM
MD
LG