Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дагыстанда яңа президент расланды


Дагыстан Халык җыены чәршәмбе көнне бертавыштан Магомедсалам Магомедовка республика президенты вәкаләтләрен бирде.

Аның намзәтен канун чыгару җыенына Русия президенты Дмитрий Медведев керткән иде.

Җирле парламентның элекке депутаты, икътисад фәннәре докторы Магомедов элекке республика башлыгы Магомедали Магомедовның улы. Хәзерге президентның мөддәте бу айда бетәчәк.
XS
SM
MD
LG