Кеше хокукларын багучы Европа мәхкәмәсе Русия хакимиятләре ике Чечня кешесенә 200 мең евро түләргә тиеш, дигән карар чыгарды.
Мәхкәмә сәхифәсендә әйтелгәнчә, бу эшләр 2000-2003 елларда югалган кешеләргә кагылышлы булган. Беренче эштә хәрби киемнән килгән кешеләрнең Грозныйдагы Рамзан Гулаевны өйеннән алып китү очрагы каралган. Икенче эш кысаларында Урус-Мартанда яшәгән Ислам Дубаев һәм Роман Берснукаевның юкка чыгу сәбәпләре тикшерелгән.
Якларга каршы шикать берер өчен 3 ай бирелә, әгәр яңадан караулар булмаса мәхкәмә карары гамәлгә керәчәк.