Accessibility links

Кайнар хәбәр

Марат Барыев Татарстан Олимпия шурасы рәисе итеп сайланды


Татарстанның Олимпия шурасы үзенең низамнамәсен раслады һәм республиканың яшьләр, спорт һәм туризм министры Марат Барыевны бертавыштан шура рәисе итеп сайлады.

Аның урынбасарлары итеп министрның спорт мәсьәләләре урынбасары Хәлил Шәйхетдинов һәм фехтование тренеры Владимир Житлов сайланды.

Татарстанның Олимпия шурасы республикада олимпия хәрәкәтен үстерерү һәм физик тәрбиягә игътибарны арттыру белән шөгыльләнәчәк.
XS
SM
MD
LG