Accessibility links

Кайнар хәбәр

Клинтон: Иран хәрби диктатурага юл тота


АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон Иран хәрби диктатурага таба бара дип белдерде.

Катарда Гарәп университеты студентлары алдында чыгыш ясап Клинтон Иранның Инкыйлаб сакчылары шурасы үз кулына хөкүмәткә тиң хакимият туплаган диде.

Клинтон шулай ук тагын бер мәртәбә Иранның атом програмыннан бар төбәккә һәм дөньяга куркыныч янавы турында әйтте.

Бүген Клинтон Согуд патшасы Габдулла һәм тышкы эшләр министры, шаһзадә Согуд әл-Фәйзал белән Иранның атом програмы тирәсендәге вәзгыять турында сөйләшә.
XS
SM
MD
LG