Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәменеи Клинтонны Иран турында ялган таратуда гаепли


Иранның югары рухи җитәкчесе аятулла Али Хәменеи АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтонның Фарсы култыгы сәфәрендәге чыгышларын кискен тәнкыйтьләп чыкты.

Тәбриз шәһәрендәге чыгышында Хәменеи Клинтонны төбәктә Иран турында ялган таратуда гаепләде.

Берничә көн элек Клинтонның Фарсы култыгына сәфәренең төп максаты төбәктәге илләрнең Иран атом програмына каршы яңа чикләүләрне яклавына ирешү булды.

Катардагы чыгышында Клинтон Иранның гамәлләре халыкара җәмәгатьчелекне аңа каршы чикләүләрне тагын да кырыслатырга мәҗбүр итә диде.
XS
SM
MD
LG