Accessibility links

Кайнар хәбәр

2010 Олимпия уеннары, 9нчы көн


Ванкувер – Канаданың Ванкувер шәһәрендә баручы кышкы Олимпия уеннарында бүген 9нчы көн. Спортның 6 төрендә җиңүчеләр билгеле булачак.

Әлегә беренче урында Кушма Штатлар бара. Американ спортчылары 6 алтын, 6 көмеш, 8 бронза медаль яулады. Икенче урында Норвегия, өченче урында – Германия.

Русия ни бары 11нче урында. Аның бер алтын, ике көмеш, ике бронза медале бар.
XS
SM
MD
LG