Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ванкуверда һәлак булган Грузия спортчысы җирләнде


Тифлис – Бүген Грузиядә, Ванкуверда Олимпия уеннары башланганчы ук, күнегүләр вакытында һәлак булган чаначы Нодар Кумариташвилины җирләү йоласы үтте.

Җеназа спортчының туган шәһәре Бакурианида үтте. Дәүләт кимәлендә үткәрелгән бу чарада йөзләгән кеше, шул исәптән, президент Михаил Саакашвили да катнашты.

Бакурианиның берничә мәктәбенә һәм бер урамга Кумариташвили исеме бирелгән.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG