Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Яблоко” партиясе “Өлкән буын” оешмасы белән берләшә


Мәскәү – Русиянең “Яблоко” партиясе “Өлкән буын” җәмәгать оешмасы белән берләште.

“Яблоко” җитәкчесе Сергей Митрохин бу оешманың Мәскәүдә үткән корылтаенда, пенсионерларның проблемнарын чишү өчен яңа сәяси блок төзелә дип белдерде.

Шулай итеп, “Яблоко” партиясендә тагын бер, инде җиденче фракция пәйдә булачак. Моңа кадәр анда алты фракция бар иде, шул исәптән, “Солдат аналары”, “Яшел Русия” кебек фракцияләр.
XS
SM
MD
LG