Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мaрокко мәчетендә манара ишелү нәтиҗәсендә корбаннар саны 40тан артты


Мекнес – Мaрокконың Мекнес шәһәрендә мәчет манарасы ишелү нәтиҗәсендә корбаннар саны 40тан арткан. Тагын 70тән артык кеше җәрәхәтләнгән, дип хәбәр ителә.

Рәсмиләр әйтүенчә, корбаннар саны тагы да артырга мөмкин ди. Хәрәбәләр арасыннан кешеләрне эзләү дәвам итә.

Мaрокконың эчке эшләр министрлыгы белдерүенчә, манара җомга намазы алдыннан ишелгән. Мәчеттә йөзләрчә кеше булган.

Рәсмиләр әйтүенә караганда, ишелүнең сәбәбе көчле яңгырлар булырга мөмкин. Дүрт гасыр элек төзелгән манара шактый искергән булган.

Мaрокко патшасы Мөхәммәт тарихи мәчетне элекке кыяфәтендә төзекләндерергә күрсәтмә бирде.

Мекнес шәһәре UNESCOның дөнья мирасы исемлегенә кертелгән.
XS
SM
MD
LG