Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җир тетрәгән Чилида йорт талаучылар белән көрәш бара


Көчле җир тетрәүләр булган Чилида коткару эшләре дәвам итә. Исән калган кешеләрне эзләүдә махсус өйрәтелгән этләр һәм инфрокызыл җихазлар кулланыла. Илнең президенты Мишель Бачелете һаләк булганнарның саны 700дән артып китүен әйтеп, бу санның үсү ягына үзгәрүенә куркыныч барлыгын белдерде.

Башка районнарга караганда каза Чилиның башкаласы Сантьяго һәм зур шәһәрләрнең берсе булган Консепьсон шәһәренә күбрәк тигән.

Дүшәмбегә каршы төндә комендант вакытын бозуда гәепләнеп Консепьсон шәһәрендә 160 кеше тоткарланган. Аннан алдарак, полиция белән хуҗасыз калган йортларны талаучылар арасында бәрелешләр булган иде. Массакүләм талауларны туктатыр өчен полиция күз яше чыгара торган газ кулланган.

Чилида, тугыз баллга якын җир тетрәүләр шимбә көн иртә белән башланып, төрле дәрәҗәдәге тетрәүләр тәүлеккә якын дәвам итте.

XS
SM
MD
LG