Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бердыев Төркмәнстан футбол федерациясе белән хезмәттәшлек итәчәк


Казанның “Рубин” футбол такымы баш тренеры Корбан Бердыевка Төркмәнстан футбол федерациясе белән хезмәттәшлек итү тәкъдиме ясалган.

Бу көннәрдә ул үз ярдәмчесе һәм якташы Виталий Кафанов белән Төркмәнстан президенты Курбангули Бердымөһәммәдов чакыруы белән Истанбул аша үз ватанына кайтып килгән.

Бердыев Төркмәнстанда бары 36 сәгать кенә булган. Шул дәвердә алар уртак хезмәттәшлек турында килешкән.

Төркмәнстан хакимияте республикада көчле җыелма булдырып, футбол чемпионаты дәрәҗәсен үстерергә тели. Шуның өчен кирәкле шартлар тудыру һәм тренерлар әзерләүгә игътибар бирергә җыена.

Хезмәттәшлек нигезендә, киләчәктә Казанга тәҗрибә уртаклашу өчен төркмән белгечләре киләчәк, ә “Рубин” тренерлары якташларына киңәш рәвешендә ярдәм күрсәтәчәк.

Шунысы кызык, әле күптән түгел генә туган иле Төркмәнстанда ул – “халык дошманы”на тиңләнде.
XS
SM
MD
LG