Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия –АКШ стратегик һөжүм кораллары турында сөйләшүләрне дәвам итә


Женевада АКШ белән Русия арасында стратегик һөжүм кораллары килешүе турында сөйләшүләрнең 10 нчы өлеше бара.

Русия ягы вәкилләре “Интерфакс” агентлыга, сөйләшүләрнең бу өлеше апрель башына кадәр дәвам итәчәк, дип белдергән.
Ике як та берничә тапкыр инде документ эшләнеп бетте, дип хәбәр иткәннәр иде.

Шул ук вакытта АКШ та, Русиядә дә әле хәл ителеп бетмәгән сораулар барлыгын таный.

Әгәр дә Американың ракеталардан саклану системасы Русиягә каршы юнәлтелгән очракта, Мәскәү бу килешүдән чыгу мөмкинлеген таләп итә.

XS
SM
MD
LG