Accessibility links

Кайнар хәбәр

Польшада Атом электр станциясен төзү турында карар кабул ителгән.


Польшадагы радиобыз хәбәрчесе, аны төзү урынын бик озак эзләп 28 урынны караганнан соң, Балтик буендагы Жарновец шәһәренән ерак булмаган бер урын сайланган дип хәбәр итә.

Илнең икътисад министры урынбасары Ханна Трояновска, экспертлар фикеренчә бу иң кулай урын, дип белдерә.

Илнең вице-премьеры Вальдемар Павляк, тикшерүләр вакытында барысы да ихтибарга алынды – экология иминлеге дә, жир тетрәү булмавы да, суга якын булу да, һәм башка техника чаралары да, дип белдерде.

Польшада атом электр станциясе 2010 елда төзелеп бетәчәк дип фаразлана. Варшава төзелеш өчен 10 миллиард евро бирәчәк.

Матбугат, дөньяның эре ширкәтләре, шул исәптән америка, франциянекеләр Польшада электр станциясен төзү хокукы өчен көрәшне башлаганнар да инде, дип яза.
XS
SM
MD
LG