Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пан Ги Мун Фәләстин автономиясенә килде


БМО генераль секретаре Пан Ги Мун Рамаллада Фәләстин автономиясе премьер-министры Сәлам Файяд белән очрашуда, “Якын Көнчыгыш квартеты" фәлистинлеләрнең үз дәүләтен төзү тырышлыгын хуплый, дип белдерде.

Пан Ги Мун Рамаллага Мәскәүдә Якын Көнчыгыш төбәкнең проблемаларын чишү планнарына багышланган дүрт халыкара арадашчы катнашлыгында узган җыеннан килде. “Квартет”ка АКШ, Русия, БМО һәм Европа берлеге керә. Алар Израильнең Көнчыгыш Иерусалимда яһүдләр өчен торак төзелешен дәвам итү планын тәнкыйтьләп чыкты.

Би-Би-Си хәбәр итүенчә, якшәмбегә БМО генераль секретаренең Израиль хакимияте вәкилләре белән очрашуы планлаштырыла.
XS
SM
MD
LG