Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чиләбе башкортлары корылтае җыелды


Чиләбедә өлкә башкортларының җиденче корылтае узды. Җыенда 4 еллык эшчәнлеккә нәтиҗә ясалды һәм корылтайның яңа башкарма комитеты сайланды, шулай ук бөтендөнья башкортларының III корылтаена вәкилләр сайланды.

Башкортстаннан корылтайда республиканың мәдәният һәм милли сәясәт министры Илдус Илишев катнашты. Чара Чиләбе башкорт сәнгатькәрләре һәм Уфадан килгән курайчы Роберт Юлдашев чыгышлары белән тәмамланды.

Чиләбе өлкәсендә 170 меңләп башкорт яши.
XS
SM
MD
LG