Accessibility links

Кайнар хәбәр

Экологлар Русия президентын Байкал күлен якларга чакыра


Бөтендөнья су байлыклары көнендә Русия экологлары, Русия житәкчеләренә Байкал күлен саклап калу турында ачык хат белән мөрәжәгать итте.

Ачык хатта, хәкимият тарафыннан беренче катгый адым - Байкал кәгазь комбинатының җитештерү калдыкларын Байкал күленә агызу рөхсәтен гамәлдән чыгару булып торыр иде, диелгән.

Ике ел элек бу эшләр тыелган булса да, бу ел башыннан әлеге канун яңадан гамәлгә керде.

27-28 мартта Русиянең күп кенә шәһәрләрендә Байкал күлен сакларга чакырган урам жыеннары узачак. Бу күлдә дөньядагы бар эчәр суның бишенче өлеше саклана.
XS
SM
MD
LG