Accessibility links

Кайнар хәбәр

Приморье губернаторы сенаторын кире кайтара


Приморье губернаторы Сергей Дарькин, бер атна элек кенә өлкәдән Федерация шурасына вәкил итеп бертавыштан расланган Галуст Ахоянне кире кайтара.

Галуст Ахоян, өлкә Канун чыгару жыелышы депутаты, эшкуар, жирле “олигарх”, Дарькинга якынлыгы белән билгеле шәхес. Соңгы елларда ул өлкә парламентының бюджет комитетын житәкләгән.

Ләкин Галуст Ахоянның бер “житешмәгән” ягы бар, ул берничә ел инде АКШ-та яшәү рөхсәтен алган кеше. Ягъни аның яшел картасы бар.

22 мартта губернатор Ахоян нәмзәтен рәсми рәвештә кире алуын хәбәр итә.

Шул ук вакытта прокуратураны берничә сорау борчый башлаган: ничек итеп Галуст Ахоян депутат булып киткән, ничек итеп 4 ел дәвамында бюджет комитетын житәкләгән һәм шуның өчен ай саен 140 мең сум акча алган.
XS
SM
MD
LG