Accessibility links

Кайнар хәбәр

Google тирәсендәге низагка карамый, Кытай һәм АКШ сөйләшүләрне яңарта


Кытай һәм АКШ сәяси, икътисади мәсьәләләрдә мөһим булган сөйләшүләрне май ахырында яңартырга ниятли.

Бүген бу хакта Кытай халык республикасының тышкы эшләр министры хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, Google интернет ширкәте тирәсендәге хәзерге низаг махсус рәвештә сәясәтләштерелмәсә, ул ике ил арасындагы мөнәсәбәтләргә йогынты ясамаячак.

Google ширкәте үзенең Интернетта эзләү системасын Һонгконгка күчерү турында хәбәр иткән иде.

Гыйнвар аенда Google Кытай жирләреннән ясалган көчле кибер-һөҗүмгә дучар булды, аның максаты - кытай диссидентларының электрон почтасын сафтан чыгару иде дип фаразлана.
XS
SM
MD
LG