Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дума кайбер җинаятьләр өчен эшкуарларны кулга алуны бетерә


Дәүләт думасы өченче, соңгы укылышта, иктисади жинаятьләрдә шикләнелгәннәрне кулга алуны туктатып тору канунын кабул итте.

Шул канунда, кичекмәстән сак астына алу каралмаган жинаятьләр исемлеге арта. Аерым алганда – хәрәмләшү, ялган юл белән кешенекен үзләштерү, кеше ышанычын алдап зыян салу, канунсыз эшкуарлык һәм башка шундый җинаятьләрдә шикләнелгәннәрне кулга алу каралмаган.

Тоткарлау урынына 100 меңнән 500 меңгә кадәр йолым салу кертелә.

Канун проектын Дәүләт думасына президент Дмитрий Медведев тәкъдим иткән.
XS
SM
MD
LG