Accessibility links

Кайнар хәбәр

Таиланд премьер-министры оппозиция белән сөйләшүләргә ризалашты


Таиланд премьер-министры Абһисит Ветчачива оппозиция белән сөйләшүләргә барырга ризалашты. Хөкүмәтнең матбугат үзәге хәбәр итүенчә, премьер тынычлык урнаштыру һәм илдә көч куллану янауларын киметү өчен шундый карар кылган.

Сөйләшүләр башлауга ризалык Абһиситның таләпләргә бирешмәячәге турында белдерүе яңгырап, берничә сәгатьтән соң бирелде.

Хөкүмәткә каршы чаралар Таиланд башкаласы Бангкокта инде 13 марттан бирле дәвам итә.

Протест белдерүчеләр Таиланд премьер-министр Абһисит Ветчачиваны хакимиятне хәрби түнтәрелеш нәтиҗәсендә, канунсыз яулауда гаепли һәм элекке премьер-министр, сөргендәге Таксин Чинават катнашлыгында вакытыннан алда сайлаулар үткәрүне таләп итә.

Чараларда катнашучылар таләпләре үтәлмичә Бангкоктан китмәячәген әйтә.
XS
SM
MD
LG